Р. Фәхретдинның «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы буенча әдәби сәгать (6+)

12 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен күренекле татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдинның «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы буенча әдәби сәгать үткәрде.  

Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучының тормыш юлыннан кызыклы вакыйгалар, бай әдәби мирасы, галимнең файдалы киңәшләре белән таныштырды, Р.Фәхретдинның китапларына күзәтү ясады. Укучылар белән бергә акыл иясенең үгет-нәсыйхәтләрен укыдылар, тәрбияле балага хас мөһим сыйфатлар – көн тәртибен бозмау, пөхтәлек, мәктәптә һәм урамда үзеңне әдәпле тоту, ата-ана сүзенә колак салу, шәхси гигиена таләпләрен үтәү буенча фикер алыштылар һәм тормыштан мисаллар китерделәр. 

Поделиться: